Заварной пилмән камыры ничек ул, дип сораучылар бик күп булды. Рецепты👇
✓2 стакан он өстенә
✓2 аш калагы үсемлек мае
✓1 чәй калагы тулыр-тулмас тоз
✓1 аш калагы уксус салып болгаттым.
Шулар өстенә
✓1 стакан кайнап торган су салып, тиз-тиз калак белән болгаттым.
✓бераз суына төшкәч, 2
йомырка салдым һәм кирәкчә он өстәп камырны басып бетердем дә полиэтилен капчыкка салып куйдым.
Уксус өстәүне "Восточная еда" төркемендә күреп кушып караган идем, ошады.
Бу камыр мантыга да бара.
Камырдан уксус тәме килми.
Камыр "эластичный" була.
Гөлнур Гарипова
#йортбакча
